Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда узган хәйрия концертыннан 200 мең сум акча кергән

Хәйрия чарасыннан кергән акча яман шеш белән көрәшүче Азнакайдан 4 яшьлек Ислам Мостафин һәм 2 яшьлек Әдилә Мөхәммәтҗанова гаиләләренә тапшырылды.

(Азнакай, 9 июнь, Энҗе ГАЛӘВЕТДИНОВА) Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан шәһәрнең Татарстан мәйданында хәйрия концерты узды.

Апрель аенда яман шеш белән көрәшүче 3 яшьлек Буралы авылы кызы Ләйлә Миңнуллина өчен 1 млн 800 мең сум акча җыелган иде. Азнакай районы, барлык Татарстан халкы ярдәме белән ул бүген Санкт-Петербург шәһәрендә протонлы терапия курсы ала.


Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев  бик тә кирәкле һәм файдалы бу чараның бишенче ел үткәрелүен һәм азнакайлылар ярдәме белән барлыгы 10 баланың сәламәтлеге яхшырганын әйтеп узды.


Район җитәкчелеге исеменнән изге эштән читтә калмаганнарга, хәйрияче артистларга һәм бирегә килгән халыкка тирән рәхмәтен белдерде.  

Хәйрия чарасы исә бик җылы атмосферада үтте. Концерт та бик эчтәлекле, оешкан төстә барды. Бирегә татар эстрадасының танылган артистлары киләчәге алдан ук билгеле иде.  Алып баручылар – Гөлназ Бәдретдинова һәм Эльвира Камалетдинова да һәр чыгышны бер җепкә бәйләп, тамашачыларны, артистларны да бер дулкынга кертеп җибәрә алды.

Мәйданда волонтерлар, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан ярминкә дә оештырылган иде. Анда кул эшләнмәләре, бизәнү әйберләре, төрле кием-салым, азык-төлек товарлары тәкъдим ителде.

Биредә шулай ук акча салу өчен тартма да куелган иде. Үз өлешен кертергә теләүчеләр арасыннан азнакайлы Венера Гәрәйшина мондый чаралар киләчәк тә дә оештырылсын, әмма һәр бала сәламәт булсын иде дигән теләктә калды.

– Изге Ураза аенда гына түгел, һәркөн игелекле гамәлләр кылырга, миһербанлы булырга тырышсак иде. Бүген икенче берәүдә рәхим-шәфкать хисләре уята алу – үзе бер бәхет, – диде Ольга Исупова.

Хәйрия чарасыннан кергән акча яман шеш белән көрәшүче Азнакайдан 4 яшьлек Ислам Мостафин һәм 2 яшьлек Әдилә Мөхәммәтҗанова гаиләләренә бүген район башлыгы Марсель Шәйдуллин тарафыннан тапшырылды.

– Зур рәхмәтләребезне район администрациясенә һәм Мәдәният үзәге җитәкчелегенә җиткерәсебез килә. Язмышыбызга битараф булмаган һәркемгә дә рәхмәтлебез, – диде ике гаилә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев