Азнакайда сайлау участоклары үз эшен дәвам итә
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда сайлау участоклары үз эшен дәвам итә

Быел тавыш бирү 11 — 13 сентябрь көннәрендә уза. Өч көн дәвамында сайлау участоклары иртәнге 8.00 дән кичке 20.00 кадәр эшләячәк.  

Районда барлыгы 62 участок эшли. Аларның 20 се – Азнакайда булса, 42се – авылларда. Безнең җирлектә барлыгы 48525 сайлаучы исәпләнә. 

Исегезгә төшерәбез, барлык сайлау участоклары да саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Сайлаучыларга битлекләр, перчаткалар, ручкалар бирелә. Участокка кергән җирләргә махсус келәмнәр куелган, антисептик чаралар да бар. Шулай ук тавыш бирүчеләрнең тән температурасы да үлчәнә. 

Тавыш бирергә килүчеләр ике бюллетень ала. Аның берсе – Татарстан Республикасы Президентын, икенчесе муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча.


Нет комментариев