Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда «ММЧ эшчәнлегенең төп аспектлары» матбугат конференциясе узды

19 февральдә Мәдәни үзәктә Яшь журналистлар студиясендә тәрбияләнүчеләр катнашында «Массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлегенең төп аспектлары» дигән матбугат конференциясе узды.

19 февральдә Мәдәни үзәктә Азнакай район Советы Аппараты җитәкчесе - Айдар Фәндәс улы Хәлиуллин, «Маяк» район газетасы журналистлары, Азнакай район Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге, телевидение һәм радиостанцияләр вәкилләре, Мәдәни үзәкнең Яшь журналистлар студиясендә тәрбияләнүчеләр катнашында «Массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлегенең төп аспектлары» дигән матбугат конференциясе узды.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре яшь журналистларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирделәр, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, файдалы киңәшләр бирделәр, укучыларга журналистика өлкәсендә уңышлар һәм үсеш теләделәр.

Әлеге чара ярдәмендә Яшь журналистлар студиясендә тәрбияләнүчеләр күп кенә яңа, актуаль, файдалы мәгълүмат алдылар.

Гузәл Николаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев