Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ишек алды бәйрәмнәре дәвам итә (ФОТО)

​​​​​​​Көннәр көзгә авышса да, шәһәребездә бәйрәмнәр тынмый.

Бу сишәмбедә кичен Гагарин урамындагы 25 нче йорт ишек алды да үзешчәннәребезнең җыр-биюләреннән, бәйге-уеннардан гөрләп торды.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге очрашуда катнашып, җирлегебездә барган эшләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды, шәһәр тормышында актив катнашучыларга бүләкләр тапшырды.

– Ел саен кварталларда республика программалары, нефтьчеләребез ярдәмендә территорияләрне асфальтлау, төзекләндерү, капиталь ремонтлау буенча 150 млн сумлык эшләр башкарабыз. Менә тагын яңа программа – «Безнең ишек алды» проекты гамәлгә ашырылачак. Ишек алларын яңарту буенча шәһәребездә халык белән фикер алышулар бара. Сез дә үз тәкъдимнәрегезне җиткерә аласыз, – диде ул.

«28 нче квартал» идарәче компания җитәкчесе Алина Солтанова белдерүенчә, мондый бәйрәмнәр күңел ачу чарасы гына түгел, булган проблемаларны уртага салып сөйләшү өчен яхшы мөмкинлек тә.

Азнакайда матурлыкны яратучы һәм тудыручы халык яши. Ишек аллары буйлап узганда, моңа үз күзләрең белән ышанасың. Әнә, Болгар урамындагы 34 нче йортта яшәүче 80 яшьлек Лена апа Хәсәнованы гына ал. Подъезд алдында да, эчендә дә гөлләр, чәчәкләр үстерә ул.

– Чәчәкләрне бик яратам. Узган кешеләр дә карап, сокланып китәләр, күңелләре була. Көчем-хәлем барда тырышам, – ди ул.

Ә андыйлар бу микрорайонда шактый. Әнә шундый тырышлар һәм «Безнең ишек алды» кебек программалар булганда, Азнакаебыз тагын да матурланыр, ямьләнер, яшәр өчен уңайлыклар артыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев