Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Фемида” җиңүчеләрен бүләкләделәр

Татарстан Суд департаменты идарәсе җитәкчелегендә ел да уздырыла торган юридик бәйгегә йомгак ясалды.

Анда районның 15 мәктәбеннән 30 лап укучы катнашты. Бәйгегә килгән 152 инша арасыннан безнең Азнакай укучыларыныкы да иң яхшылар дип табылды. Актүбә 3 нче мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Инзил Шакиров 2 нче, гимназиянең 10 сыйныф укучысы, Балалар иҗат үзәгенең балалар хәрәкәте лидеры Ришат Урманчиев 3 нче призлы урыннарны яуладылар. Аларның иҗат эшләре җитәкчеләре – тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Зөлфия Зиннәтуллина һәм педагог-оештыручы Регина Зәйниева.

Җиңүчеләргә бүләкләрне район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Азнакай шәһәр суды рәисе Илдар Шәрифуллин район хакимиятендә тантаналы төстә тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев