Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда бульдозерчылар һөнәри осталыкта көч сынашты

Азнакай УТТсында эшләүче бульдозерчылар һөнәри осталыкта көч сынашты.

Әлеге бәйге Азнакайда берене тапкыр гына уздырылса  да, ул бик оешкан төстә үтте.

Билгеләнгән көнне биредә эшләүче иң оста, тәҗрибәле бульдозерчылар шәһәр Сабан туе үтә торган мәйданда җыелган иде. Алар үзләренең белемнәрен раслап, еллар дәвамында туплаган осталыкларын күрсәттеләр.

Һөнәри осталык бәйгесе ике өлештән торды. Теория өлешендә хезмәткәрләр юл хәрәкәте кагыйдәләре, трактор төзелеше һ.б. кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр.

Практика өлешендә ир-егетләр моңа кадәр башкарган көндәлек эшләрне тизлеккә күрсәтеп кенә калмадылар, махсус техника белән идарә итүнең мөмкинлекләрен бар яклап күрсәттеләр.

Олы техникада “змейка” ясау, капкага туп кертү, тупны бульдозер “теше” белән бәреп тешерүне югары һөнәри осталыкка ия кеше генә башкара ала торгандыр, монысы сер түгел.

Конкурсантлар бульдозерларда чиратлап катлаулы виражлар ясаганда, жюри әгъзаларына аларның осталыгына бәя бирү бик җиңел булмады.

– Егетләребезнең барысы да үз эшенә бирелгән, аны җиренә җиткереп эшләүчеләр. Мондый бәйгеләрне алдагы елларда да уздыру күздә тотыла, – ди механика-энергетик хезмәте әйдәр инженеры Нәфис Арсланов.

Киеренке көрәштә Александр Москвин бәйге җиңүчесе дип танылды.

Ул бульдозер машинисты булып 27 ел эшли. Аның 22 елын – Азнакай УТТсында.

– Хезмәтебез җиңелләрдән булмаса да, эшемне бик яратам. Аңа бар күңелеңне биреп башкарганда гына нинди дә булса уңышка ирешеп була торгандыр да. Кечкенәдән техника арасында кайнап үскән кеше буларак, аларны биш бармагым кебек беләм. Бүгенге бәйге безгә һөнәри үсеш өчен тагын бер этәргеч булды, – ди Александр Николаевич.

Икенче урынны яулаган Насих Хикмәтуллинның да хезмәт стажы зур. Ул инде 21 ел әлеге зур һәм осталык сорый торган техникада эшли. Аннан әзгә генә калышып, өченче урынны алган Илмир Сәйфиев УТТда 11 ел хезмәт куя. Яшь булуына карамастан, предприятиедә күптән үзенең чын һөнәр иясе булуын таныткан.

Һөнәри осталык бәйгесендә катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Бульдозерчылар ярышы кызган арада профком рәисе Рамил Хәйдәров тырышлыгы белән тибагатьтә төшке аш әзерләнде. Бу көнне барысын да бер йодрыкка туплаган бәйге әнә шулай түгәрәк өстәл артында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев