Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Безнең ишек алды” проекты буенча фикер алышулар дәвам итә (ФОТО)

​​​​​​​Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары – “Бердәм Россия” партиясе фракциясе әгъзалары, халыкның мөрәҗәгатьтләрен игътибарга алып, ишек алды территорияләрен яңарту буенча “Безнең ишек алды” дигән яңа программа эшләү инициативасы белән чыктылар.

Бу эш 2020 елда башланчачак. Өч ел эчендә республикадагы барлык күп фатирлы торак йортларның ишек аллары тәртипкә китереләчәк. Әлеге программаны тормышка ашыруга 50 млдр. сум юнәлдереләчәк. Бу эшкә нефть компанияләре дә үзләреннән өлеш кертәчәк.

Агымдагы елда партия программаның беренче өлешенә кереште – халык белән очрашып, ишек алларын төзекләндерү стандартлары буенча фикер алышулар үткәрә башлады. Шәхси төзелешле микрорайоннарда да  спорт һәм уен мәйданчыклары булдыру каралган.

Планлаштырылган 900 очрашуның 800 е узган инде. Азнакайда да мондый очрашулар дәвам итә. Бу сишәмбедә Гагарин урамындагы 13, 15, 15 А, 17, 19 нчы йортларда яшәүчеләр ишек алларын нинди форматта үзгәртү хакында фикер алыштылар.

8 сентябрьдә республиканың барлык сайлау участокларында Дәүләт Советы депутатларына тавыш бирү белән бергә “Безнең ишек алды” проекты буенча анкета да үткәреләчәк: анда шулай ук һәр кеше үз йорты яны территориясен төзекләндерү буенча фикерен белдерә ала.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев