Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда беренчеләр портфельле булды

Фәрит Хәйрулла улы ТАССР ның 100 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан шәһәрнең Татарстан мәйданында уздырылган “Игелек һәм балачак” очрашуында да катнашты.

 “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларындагы бу игелек чарасында аз керемле, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныфка җыенган сабыйларга портфельләр тапшырылды.

Үзләренә шундый бүләкле бәйрәм ясаудан, җитәкче абыйларыннан котлаулар, җылы сүзләр ишетүдән кечкенә малай-кызларның шатлыгына чик юк иде. Алар арасында узган ел ачылган 220 урынлы “Сандугач” балалар бакчасы чыгарылышлары да бар. Сүз уңаеннан шунсын да әйтергә кирәк, соңгы елларда гына да 3 балалар бакчасы файдалануга тапшырылды, 12 сенә капиталь ремонт үтте. Мәктәпләрдә укучыларның 95 проценты кайнар аш белән тәэмин ителә, аз керемле  гаиләләрдә тәрбияләнгән 754 балага ул бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев