Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда балаларның җәйге яллары күңелле үтә

4 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Нурия Хаҗипова Шәйхетдинов урамындагы 1 нче һәм 3 нче йортлар ишегалдында балалар өчен бәйрәм үткәрде.

Җәйге матур әлеге кичтә балалар рәхәтләнеп уеннарда күңел ачты, алардан олылар да калышмады. Нурия Хаҗипова һәрберсенә күчтәнәчләр дә әзерләгән иде.

– Ишегалдыбыз һәрчак балаларның шат авазыннан гөр килеп тора. Бәйрәм көнендә ул тагын да җанланды, – ди Шәйхетдинов урамындагы 3 нче йортта яшәүче Асия апа Мөхәммәтгалиева.

Ул балаларны татлы конфетлар белән дә сыйлады.

– Бәйрәмне үткәрүдә катнашкан территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре Гөлфия Шәрәфетдинова (2 нче ТОС ) һәм Әлфия Хисаметдиновага  (7 нче ТОС), балаларны сөендергәне өчен Асия апага бик рәхмәтлемен. Җәй – озын, бу бәйрәмнең соңгысы булмас әле, – ди Нурия Хаҗипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев