Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда балалар Ык елгасы буйлап көймәләрдә йөзделәр

“АзФлай” парапланеристлар клубы җитәкчесе Данис Мусин балалар һәм өлкәннәр өчен нинди генә чаралар уздырмый.

Кыш айларында чаңгыда йөрүләр, бәкедә су керүләр, парапланда очу, елга буйлап көймәләрдә күңелле сәяхәтләр...

Шушы көннәрдә Данис Мусин физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары өчен онытылмаслык игелек чарасы оештырды.

Балалар Ык елгасы буйлап көймәләрдә йөзделәр. 24 бала утырган көймәләр, зурларның озатуында табигать хозурына юл алды.

– Балаларның хис-кичерешләрен сөйләп бетермәле түгел. Күңелләре булып, күтәренке кәеф белән таралыштылар. Мондый сәяхәтләр әле дәвам итә. Имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар бу ялларда Ык буйлап сәяхәткә чыгачак, – ди Данис Мусин.

Чарада катнашучылар өчен табигать кочагында туклану да оештырылган иде. Данис Мусин аларга парапланда очу серләре турында да сөйләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев