Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 10 гектар чамасы урман полосасы янган

Көннәрнең коры торуы сәбәпле, янгын чыгу куркынычыннан саклану кирәклеге, урман-болыннарда учаклар яндырмау турында кисәтелеп торылса да, сансызлар табыла. Шулай 2 май көнне Әсәй авыл биләмәсе җирлегендә урман полосасының януы турында хәбәр алына. Янгынчылар, урманчылар - бергәләп бар көчне аны сүндерүгә туплый. Кызганыч, 10 гектар чамасы урман полосасы янып, табигатькә зыян...

Көннәрнең коры торуы сәбәпле, янгын чыгу куркынычыннан саклану кирәклеге, урман-болыннарда учаклар яндырмау турында кисәтелеп торылса да, сансызлар табыла.

Шулай 2 май көнне Әсәй авыл биләмәсе җирлегендә урман полосасының януы турында хәбәр алына. Янгынчылар, урманчылар - бергәләп бар көчне аны сүндерүгә туплый. Кызганыч, 10 гектар чамасы урман полосасы янып, табигатькә зыян килә. Кай арада, мәкерле очкын басу буйлап Уразайга таба юл салырга өлгерә.

Билгеле, моңа ул көндәге көчле җил дә сәбәпче була. Ярты сәгать эчендә ике тау итәге кара күмергә әйләнә. Әле ярый янгынчылар, урманчыларның тиз эш итүе нәтиҗәсендә ут Чатыр Тауга кадәр үрмәли алмый кала.

60 гектар чамасы мәйданга җәелгән янгынны сүндерүгә бөтен халык - Уразай, Үчәлле, Сәпәй, Әсәй авыл биләмәләре ирекле янгын сүндерү дружиначылары, МПП Б и О, "Сельхозжилсервис", "Азнакайнефть" идарәсе күтәрелә. Янгынны сүндерүдә 70 ләп кеше, шактый техника катнашып, 1 сәгать эчендә ул сүндерелә.

Яңа Юл микрорайонында шәхси йортның янып бетүе дә бәйрәм көннәренә күңелсезлек өстәде. Анда зыян күрүчеләр юк, янгын сүндерүчеләр утның ихатадагы башка корылмаларга, күрше йортларга таралуына юл куймады.

Әлеге очраклар буенча тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда 10 гектар чамасы урман полосасы янган