Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай язучысы-тарихчы Марсель Гарипов 75 яшендә дә вальсны оста бии

Бүген шәһәребезнең Мәдәни үзәгендә язучы-тарихчы Марсель Гариповның (Мирсәй Гариф) иҗат кичәсе узды.

Аны күркәм юбилее һәм иҗат уңышлары белән тәбрикләп, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов хакимият исеменнән изге теләкләрен һәм бүләкләрен җиткерде.

“Сез районыбыз тарихын барлауга, авыллар турында китаплар чыгаруда, аларны халыкка танытуда зур хезмәт куясыз. Без Сезнең белән горурланабыз!” – диде ул.

Кичәдә мәдәният хезмәткәрләре, Марсель Гариповның иҗатташлары, туганнары, дуслары катнашты. Алар барысы да матур теләкләрен әйттеләр һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары теләделәр.

Сәнгать осталарының җыр-моңнары бу чараны тагын да җылытып, ямьләндереп җибәрде.

Марсель Гариповка әле һич тә 75 яшьне бирмәссең, ул егетләр кебек төз гәүдәле, көч-егәре ташып тора. Бүген дә тарихи китаплар өстендә эш алып бара. Ә инде тормыш иптәше Люзә белән бөтерелеп вальс та әйләнеп күрсәткәч, кунаклар, һичшиксез, әле аның тагын озак еллар иҗат итәсенә инанды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев