Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай янгынчылары бәйгедә дә сынатмый

Янгынчыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Әлмәттә хәрби җәелдерү (боевое развертывание) осталыгы буенча төбәкара ярышлар узды.

Анда “Татнефть” объектларында янгын хәвефсезлеген тәэмин итүче бүлекчәләр катнашты, дип хәбәр итә 24 нче янгын сүндерү часте матбугат хезмәте.

Янынга каршы көрәшнең һәр нәтиҗәсе янгын сүндерү җиһазларын һәм коралларын тиешенчә әзерләү һәм куллануга турыдан-туры бәйле. Моның өчен махсус осталык кирәк.

Бәйгедә дә иң осталар билгеләнде. Ярышларда 14 команда катнашты. Азнакай данын яклаган 24 нче янгын сүндерү егетләре: бүлекчә командирлары Рөстәм Ганиев һәм Равил Мирмиев, янгынчылар Флорид Мәрданшин һәм Максим Иванов үзләренең барлык осталыкларын күрсәттеләр. Киеренке көрәштә Азнакай командасы өченче урынга лаек булды.

– Булачак ярышлар алдыннан бүлекчә командиры Рафаэль Фәрукшин җитәкчелегендә үткәрелгән ныклы тренировкалар менә дигән нәтиҗә бирде, – ди егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев