Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай волонтерлары “Түгәрәк өстәл” сөйләшүенә җыелды

Районыбызда волонтерлар хәрәкәте көннән-көн киңрәк җәелә.

Аларның күпсанлы отрядлары авыр тормыш хәлендә калганнарга, инвалидларга ярдәм кулы суза, кече дусларыбыз – хуҗасыз эт-мәчеләрнең яшәешен кайгырта, шәһәр һәм районны төзек, яшел, матур итүдә үз өлешләрен кертәләр... Хәер, бу юнәлешләрне санап кына чыкмалы да түгел. Район хакимиятендә алар катнашында “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе узды. Чараны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов алып барды. Волонтерлар лидерларының эшчәнлекләре турында чыгышларыннан соң Айдар Хәләфетдин улы алар җиткергән проблемалар, тәкъдимнәрне хуплап, район хакимиятенең волонтерларга ярдәмгә һәрчак әзер булуын ассызыклады, игелек ияләренә җитәкчелекнең рәхмәт сүзләрен җиткерде. Җирлегебездәге волонтерлар төркемнәренә кушылырга теләүчеләргә, шулай ук волонтерлар ярдәме кирәк булганда түбәндәге телефоннар аша элемтәгә керә аласыз: Районның бердәм диспетчер хезмәте, 7-20-91, 89063319457 “Эзләнү отряды”, җитәкчесе Равил Йосыпов, 89172234157 “Эковолонтерлар”, Алинә Латыйпова, 89172312800 “Яшел төстәге шәһәр”, Ләйсән Вахитова, 89196262020 “Яңа тимурчылар”, Светлана Фарукшина, 89874131968 “Ярдәм янәшәдә”, Гөлнара Хәбибуллина, 89061239034, Ирина Хәертдинова (18 яшькәчә инвалид балаларның әниләр төркеме), 89874064691 “Лапки-царапки”, Эльвира Әхмәдиева, 89093119320 “Илегелк кыл”, Лилия Басыйрова, 89869108101 Азнакайның волонтерлар берлеге җитәкчесе, волонтер отрядлары координаторы Светлана Шәрипова, Яшьләр үзәге, 7-22-73.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев