Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ветераннары: Бала чагын сугыш урлаган

Сугыш еллары ерагая, ул чорларның шаһитлары сирәгәя барганга күрә, якташларыбызның Бөек Ватан сугышында күргәннәрен, кичергәннәрен язып алып калырга булдык.

Без, “Яшь редактор” түгәрәгенә йөрүче укучылар, үзебезнең Азнакай шәһәрендә яшәүче сугыш чоры баласы Нәҗибә апа Галләмовада (Бурангулова) кунакта булдык.

Нәҗибә апа 1930 елда Ютазы районы Әпсәләм авылында дөньяга килгән. Матур гына, тыныч кына яшәп ятканда “Сугыш” дигән хәбәр дөньяның астын өскә китерә.

Авыл башына чыгып, хатыннар ирләрен, ваемсыз сабыйлар әтиләрен, яшь кызлар сөйгәннәрен фронтка озата. Бу вакытта Нәҗибә апага 11 яшь була. Авылда карт-коры, хатын-кыз һәм балалар кала. Сабый чагын күрми, күпме михнәт, авыр хезмәт татый аның әле өлгереп тә җитмәгән иңнәре. Тормышны алып барырга кирәк: кырда игенен дә игәргә, ач-ялангач та булмаска, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә, гомер буе бетмәс кебек тоелган налогын да илтеп түләргә. Әтиләре, абыйлары сугыш кырында батырларча көрәшкәндә, тылда әниләр, сабый балалар үзләрен аямыйча эшлиләр.

Бу елларда, мәктәп укучысы булуына карамастан, Нәҗибә апа борчак басуында да, кырда утауда да тырышып эшли. Үсә төшкәч, борчакны чабарга да куйганнар. Алтынчы класста укыганда бер бабай белән эскерт өяргә дә туры килә. Бик тырышып җиренә җиткереп эшли ул эшен. Мактау сүзләрен дә ишетә. Мәктәптә укулар, көзге кыр эшләре беткәч кенә, октябрь аенда башланган.

Сугыш тәмамланганда Нәҗибә апа 7 нче сыйныфта була. Сугыш бетте дигән хәбәрне алар бик шатланып каршы алалар. “Әтиләре сугышта үлгән хәбәре килгән балалар гына тәгәри-тәгәри еладылар,” - ди ул. Шул елны аны почта ташырга куялар. Авыл белән район арасы 10 чакрым. Авыр сумканы җилкәсенә асып, шул араны җәяү йөри.

Мәктәпне тәмамлагач, укытучы булу теләге белән бәхетен сынап карарга шәһәргә чыгып китә. Ләкин сагынуы көчле булгангамы, яңадан авылына кайта. Мәктәптә яхшы билгеләренә укыганга аны кечкенә генә дүрт класслы авылга укытучы итеп билгелиләр. Читтән торып укырга керә. Шулай итеп, укытучы булу теләге тормышка аша. Нәҗибә апа гомер буе балаларга аң-белем бирә.

Тормыш иптәше Галләмов Әмиран Абдулла улы белән 4 бала үстереп, аларны олы тормыш юлына чыгаралар.

Нәҗибә апа безгә үзенең сугыш елларындагы тормышын озак сөйләде. Аның, йөзенче дистәне ваклавына карамастан, зиһенле булуына, оста сөйләвенә без сокланып утырдык.

Нәҗибә апа бүгенге көндә Азнакай шәһәрендә яши. Тормыш юлында күп авырлыклар, кайгылар кичерүенә карамастан, бик оптимист, шат күңелле, җор телле. Өе шау чәчәктә, күп төрле гөлләр үстерә. Телевизор карый, газета-журналлар укый, сканвордлар чишә. Бөтен яңалыклардан хәбәрдар. Төшенкелеккә бирелмичә, балалары, оныкларының кадер-хөрмәтендә тыныч гомер итә ул.

- Нәҗибә апа, хәзерге яшь буынга нәрсә теләр идегез?

- Яшь буынга без күргәннәрне Ходай күрсәтмәсен. Хәзер бик матур тормышта яшибез. Бөтен нәрсә бар. Сез кигән киемнәрне киеп бер генә яшьлеккә кайтып килергә иде. Яхшы укыгыз, укытучыларыгызның, әти-әниләрегезнең сүзен тыңлагыз, кадерләрен белегез. Илләр тыныч булсын! - дип матур теләкләрен җиткерде ул безгә.

Азнакай шәһәре 2 нче урта мәктәбенең “Яшь редактор” түгәрәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев