Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укытучылары “Фоат Садриев укулары"ннан кайтты

Азнакай укытучылары "Фоат Садриев укулары-2018" фәнни-эзләнү конференциясендә II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Мөслим гимназиясе базасында укучылар һәм укытучыларның V республикакүләм "Фоат Садриев укулары -2018" фәнни-эзләнү конференциясе узды. Конференциядә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, якташ язучыбыз Фоат Садриев иҗаты, шулай ук Мөслим төбәге әдипләре, күренекле фән эшлеклеләре, сәнгать әһелләре, башка...

Азнакай укытучылары "Фоат Садриев укулары-2018" фәнни-эзләнү конференциясендә II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Мөслим гимназиясе базасында укучылар һәм укытучыларның V республикакүләм "Фоат Садриев укулары -2018" фәнни-эзләнү конференциясе узды.

Конференциядә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, якташ язучыбыз Фоат Садриев иҗаты, шулай ук Мөслим төбәге әдипләре, күренекле фән эшлеклеләре, сәнгать әһелләре, башка өлкәләрдә танылган шәхесләрнең иҗатларын өйрәнгән кырыкка якын укучы һәм укытучы катнашты.

Азнакай шәһәренең 7 нче урта белем бирү мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Г.Н.Фазлыева һәм Г.М.Шакирова бу конференциядә Шәмсия Җиһангирова иҗатына багышлап эшләнгән китапнамә (буктрейлер) тәкъдим иттеләр.

Аларның гамәли эше жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Гөлфинә Фазлыева,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укытучылары “Фоат Садриев укулары"ннан кайтты