Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары агачларны саклау ысулын өйрәнгәннәр

(Азнакай, 10 гыйнварь, aznakaevo-rt.ru, Эльвира Ибраһимова) Азнакай 5 нче урта мәктәбенең 2 Б сыйныфы укучылары Лия Төхвәтуллина һәм Эльвина Шәйдуллина сыйныф белән берлектә "Агачларны саклыйк!" дигән проект-тикшерү эше башкардылар. Алар җәмәгатьчелекнең игътибарын көнкүреш калдыкларын эшкәртүгә һәм табигый ресурсларга сакчыл карарга юнәлтергә ниятләделәр, дип хәбәр итә район газетасы. Лия һәм Эльвина...

(Азнакай, 10 гыйнварь, aznakaevo-rt.ru, Эльвира Ибраһимова)

Азнакай 5 нче урта мәктәбенең 2 Б сыйныфы укучылары Лия Төхвәтуллина һәм Эльвина Шәйдуллина сыйныф белән берлектә "Агачларны саклыйк!" дигән проект-тикшерү эше башкардылар. Алар җәмәгатьчелекнең игътибарын көнкүреш калдыкларын эшкәртүгә һәм табигый ресурсларга сакчыл карарга юнәлтергә ниятләделәр, дип хәбәр итә район газетасы.

Лия һәм Эльвина әти-әниләре ярдәмендә әлеге проблема турында матбугат һәм башка чыганаклар аша мәгълүмат тупладылар, көнкүреш калдыкларын эшкәртү алымнарын ачыкладылар, каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү полигонында булдылар.

Шулай ук мәктәп коридорына макулатура җыю өчен зур кап куйдылар. Алар бу мәсьәләне үзләренең ишек алларында да күтәрделәр. Күрше-тирәләр белән макулатура җыеп, якынча исәп-хсап ясадылар һәм күпме агачны саклап калып булачагын ачыкладылар.

Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, 100 килограмм макулатура - ул 1 исән калган агач, мәктәп күләмендә - 4, күпфатирлы йорт күләмендә -24, бер кварталдан - 47 агач.

Социаль сораштыру үткәреп, кайбер кешеләрнең кәгазьне чүплеккә ташлавын белделәр. Ә бит кулланган кәгазьләрне яңадан эшкәртергә җибәреп, күпме агачның гомерен саклап калырга була!

«Полигон ТБО» җәмгыяте шәһәргә кергәндә берничә урында макулатура җыю өчен махсус контейнерлар урнаштырган һәм алга таба шәһәрдәге ишек алларына да куярга җыена, диелә район хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев