Азнакай районындагы Түбән Якый авылында янгында йорт хуҗасы һәлак булган
Азнакай районы Түбән Якын авылында шәхси йорт янып беткән.
Хуҗа ир-ат янгында һәлак булган. Бу хакта район буенча янгын хәвефсезлеге һәм профилактика бүлегеннән хәбәр итәләр.
Кичә 19.48 сәгатьтә 87 нче янгын сүндерү бүлегенә районыбызда Түбән Якый авылының Кашапов урамындагы шәхси йорт яну турында хәбәр килә. Һәлакәт урынына тиз арада янгынчылар чыга. Кызганыч, тулысынча ут чолгап алган йорт янып бетә, аның хуҗасы шулай ук һәлак була. Янгынның сәбәпләре ачыклана.
- Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтик. Көзге-кышкы чорда җылыту пиборларыннан кулланган вакытта аеруча игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Йортларга янгын хакында кисәтүче җиһазлар урнаштырырга чакырабыз, - ди бүлек җитәкчесе Булат Шәйхетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев