Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районына агроном, зоотехник, ветеринар, лаборантлар кирәк

Азнакай районы фермерлар ассоциациясе/берләшмәсе Авыл хуҗалыгы, Икътисад министрлыгы, эшмәкәрлек фонды белән тыгыз элемтәдә эшли. (30 март, Азнакай, Энҗе Галәветдинова) Чираттагы җыелышта ассоциация рәисе Рәмис Сәхапов узган ел эшчәнлегенә анализ ясады, агымдагы елга бурычлар билгеләде. - Районыбызда бүгенге көндә 50ләп фермер хуҗалыгы эшли. Алар 11 мең гектарга якын җир эшкәртә, 3066...

Азнакай районы фермерлар ассоциациясе/берләшмәсе Авыл хуҗалыгы, Икътисад министрлыгы, эшмәкәрлек фонды белән тыгыз элемтәдә эшли.

(30 март, Азнакай, Энҗе Галәветдинова) Чираттагы җыелышта ассоциация рәисе Рәмис Сәхапов узган ел эшчәнлегенә анализ ясады, агымдагы елга бурычлар билгеләде.

- Районыбызда бүгенге көндә 50ләп фермер хуҗалыгы эшли. Алар 11 мең гектарга якын җир эшкәртә, 3066 баш мөгезле эре терлек асрый. 2017 елда крестьян-фермер хуҗалыклары 4,3 мең тонна сөт җитештерделәр.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда исә 8804 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бу 100 кешегә 47 баш терлек туры килә дигән сүз, - диде ул.


Рәмис Рәзиф улы авылда кече хуҗалык итү формаларын, эшмәкәрлекне тагын да үстерү өстендә эшне активлаштырырга, яшьләр белән эшләүгә игътибарны арттырырга кирәк, дигән фикердә.


- Республика, федерация тарафыннан ярдәм каралган: яңа гына эш башлаучылар, гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышу йөзеннән, авылда төпләнергә, эшләргә теләүче яшь белгечләр өчен төрле дәүләт программалары гамәлдә. Бүгенге көндә безнең авыл хуҗалыгы тармагы агроном, зоотехник, ветеринар, лаборант кебек белгечләргә моһтаҗ. Район кадрлар мәсьәләсен максатчан юллама белән хәл итмәкче. Иртәгәсе көнгә ышаныч белән карарга, тәвәккәлләргә генә кирәк, - диде һәм консультация, диалог өчен һәрвакыт әзер икәнлеген белдерде.

Әйтергә кирәк, соңгы 5 ел дәверендә 41 фермер 73 миллион сумлык грант алган. Шуларның 21е - гаилә фермалары, 20се - яңа гына үз эшен башлаучылар. Районыбызга бирелгән әлеге ярдәм күләме республика буенча дүртенче урында тора.

Энҗе Галәветдинова

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районына агроном, зоотехник, ветеринар, лаборантлар кирәк