Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Якты-Күл авылында Пасханы бәйрәм иттеләр

Үзенең уңышлары белән авылдашларын сөендереп яшәүче авылның горурлыгы Зиновий Степанов кунаклар җыйган. Үчәлле мәдәният йорты үзешчәннәре дә шулар арасында.Уңышлы гына ижат итеп килүче "Шарса" ансамбленең ике авыл, ике милләт халкының дус һәм тату яшәүләрендә өлеше зур. Бәйрәмнәрне, чараларны бергә уздырып, бер-берсенең гөреф-гадәтләрен йолаларын хөрмәт итеп яши ике авыл. Зиннәтле йортның...

Үзенең уңышлары белән авылдашларын сөендереп яшәүче авылның горурлыгы Зиновий Степанов кунаклар җыйган.

Үчәлле мәдәният йорты үзешчәннәре дә шулар арасында.Уңышлы гына ижат итеп килүче "Шарса" ансамбленең ике авыл, ике милләт халкының дус һәм тату яшәүләрендә өлеше зур.

Бәйрәмнәрне, чараларны бергә уздырып, бер-берсенең гөреф-гадәтләрен йолаларын хөрмәт итеп яши ике авыл.

Зиннәтле йортның иң өлкән хуҗабикәсе - 93 яшьлек Чәчбикә әби кунакларны капка төбенә үк чыгып каршы алды. Үчәлледән килгән күчтәнәч - буялган йомыркалар, пасха күмәче, чувашча җыр-биюдән бик канәгать калды бәйрәмгә җыелган халык. Чәчбикә әби үзе дә игътибар үзәгендә булды.

Кара-каршы такмак әйтеп тә, кушылып та җырлады, бөтерелеп биеп тә алды.

Бу көнне чәй дә, сый-хөрмәт тә, бәйрәм шатлыгы да уртак булды.

Римма Москова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы ЯктыКүл авылында Пасханы бәйрәм иттеләр