Азнакай районы Актүбә бистәсенең 3 нче урта мәктәбе “Иң яхшы авыл мәктәбе-2015” Бөтенроссия конкурсында лауреат булды
Актүбә бистәсенең 3 нче урта мәктәбе "Иң яхшы авыл мәктәбе-2015" Бөтенроссия конкурсында лауреат булды. Коллективка истәлек медале һәм диплом тапшырылды. Конкурс "Россиядә заманча белем бирү проблемалары һәм перспективалары" VI Бөтенроссия мәгариф форумы кысаларында Санкт-Петербургта узды. Директор Радик Исламов белдерүенчә, мәктәп даими рәвештә инновацион технологияләр кертү, педагогларның һөнәри осталыгын арттыру өстендә...
Актүбә бистәсенең 3 нче урта мәктәбе "Иң яхшы авыл мәктәбе-2015" Бөтенроссия конкурсында лауреат булды. Коллективка истәлек медале һәм диплом тапшырылды. Конкурс "Россиядә заманча белем бирү проблемалары һәм перспективалары" VI Бөтенроссия мәгариф форумы кысаларында Санкт-Петербургта узды. Директор Радик Исламов белдерүенчә, мәктәп даими рәвештә инновацион технологияләр кертү, педагогларның һөнәри осталыгын арттыру өстендә эшли, укучылар төрле олимпиадаларда, конкурсларда уңышлы чыгыш ясый. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре һәм дәрестән тыш эшләр буенча да Актүбәнең 3 нче мәктәбе үрнәк булып тора.
Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев