Азнакай оешмаларында хезмәтне саклау таләпләре үтәләме?
Хезмәтне саклау буенча координацион совет рәисе итеп район башлыгы урынбасары Роза Галеева билгеләнде.
Эш планы нигезендә координацион совет әгъзалары шушы көннәрдә шәһәребез предприятие-оешмаларында йөреп, хезмәтне саклау һәм хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә игътибар бирделәр.
“Без – тикшерүче орган түгел, максатыбыз – әлеге эшчәнлеккә караган документлар белән танышу, кимчелекләрне ачыклау һәм аларны төзәтү буенча киңәш-тәкъдимнәр бирү. Март аенда координацион советның киңәйтелгән утырышын узыдырырга һәм анда уңай тәҗрибәләрне яктыртырга исәпибез”, – диде Роза Галеева.
Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев