Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай музеенда Гөлфирә Гомәрова картиналары күргәзмәсе эшли

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда якташыбыз Гөлфирә Гомәрованың шәхси күргәзмәсе ачылды.

Кешелек тормышы шулай инде. Кемнәрнеңдер сәләте кечкенәдән ачылса, кайбер кешеләр өчен илһам өлкәнәя башлагач килә. Гөлфирә ханым белән дә нәкъ шулай. 23 ел инглиз теленнән дәресләр биргән гади мәктәп укытучысы рәссам булырмын дип башына да китермәгәндер.

Гөлфирә Гомәрова Ташкент шәһәрендә туган. 1966 елларда ул якларда көчле җир тетрәүләр булу нәтиҗәсендә әти-әниләре Азнакайга күчеп кайта. Кыз Азнакайның 5 нче урта мәктәбендә укый, мәктәптән тыш чараларның үзәгендә була. Башка балалар кебек үк ул да пионер, комсомол сафларында тәрбияләнә. Казанда педагогик югары белем ала. Аннан безнең якларга кайтып, хезмәт юлын шәһәребезнең 7 нче урта мәктәбендә башлый. Гаиләсе белән нефтьчеләр башкаласы Әлмәткә күчү сәбәпле, “Татнефть” системасында хезмәт итә. Лаеклы ялга чыккач, иҗат ялкыны кабына. Кыска гына вакыт эчендә рәсем сәнгате серләренә өйрәнә. Онлайн курслар үтә, үзлегеннән укый. Аның иң яраткан шөгыльләреннән  тагын берсе – китап уку, сәяхәт итү. Италия, Испания, Нью-Йорк, Германия, Париж, Франциядә танылган рәссамнарның күргәзмәләрендә була. Рәсәй, Татарстан күргәзмәләрендә, музейларында хезмәтләре куела.

Быел районыбызда узган укытучыларның август киңәшмәсендә дә күргәзмәләрдә Гөлфирә Гомәрова картиналары урын алган иде.

Музейда ачылган күргәзмәсендә натюрмортлар, билгеле шәхесләрнең, дусларының портретлары куелды. Чара авторның коллегалары, якыннары катнашында тантаналы төстә ачылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев рәссамны уңышлары белән тәбрикләде. Мәктәптә укыткан чорларына тукталып, төпле, тәҗрибәле педагог булуын ассызыклады. Мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Кәлимуллина   шулай ук үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Гөлфирә Рифовнаны сыйныф җитәкчем булуы өчен дә яратам һәм  хөрмәт итәм. Аның эшләре белән азнакайлылар 6 октябрьгә кадәр таныша алалар”, – диде.

Азнакай 7 нче урта мәктәбе директоры Лилия Галимова, бергә эшләгән хезмәттәшләре, туганнары, гаилә дуслары сүз алды.

Мәдәният йорты сәнгатькәрләре үзләренең җыр-моңанры белән бу чарага бәйрәм төсе өстәделәр.

Гөлфия Мостафина, музей экскурсоводы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев