Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итә
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итә

Максатчан аудитория хатын-кызларын укыту бюджет акчалары хисабына башкарылачак.

2020 елда «Хатын – кызлар мәшгульлегенә ярдәм итү - өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Демография» милли проекты кысаларында хатын-кызларны яңадан укыту һәм квалификацияләрен күтәрүне оештыру планлаштырыла:

- өч яшькә кадәрге бала карау буенча ялда булганнар;

- мәктәпкәчә яшьтәге балалар (0 яшьтән алып 6 яшькә кадәр), хезмәт мөнәсәбәтләрендә булмаган һәм эш белән тәэмин итү үзәкләренә мөрәҗәгать иткән гражданнар.

Максатчан аудитория хатын-кызларын укыту бюджет акчалары (федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары) хисабына башкарылачак.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары югарыда күрсәтелгән категорияләрдәге хатын-кызларны эш бирүчеләр заявкасы буенча да, әлеге гражданнар мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать иткән очракта да укытуны оештыралар.

«Хатын – кызлар мәшгульлегенә ярдәм итү-өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Демография» илкүләм проекты кысаларында максатчан категориядәге бер хатын-кыз бары тик бер генә тапкыр укытылырга мөмкин.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев