Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай гимназиясендә “Һәр җирдә батырлыкка урын бар” исемле кичә узды

Азнакай гимназиясендә Ватан Геройлары көне уңаеннан "Һәр җирдә батырлыкка урын бар" исемле кичә узды. Сыйныф сәгатендә укучылар Мотросов, Космодемьянская кебек сугыш каһарманнары кылган батырлыклар турында хәтер яңарттылар, нәрсә ул батырлык дигән төшенчә турында фикер йөрттеләр. Кичәдә көрәш дөньясы өчен билгеле шәхес - Фәрит Корбановны та искә алынды. Чарада аның гаиләсе,...

Азнакай гимназиясендә Ватан Геройлары көне уңаеннан "Һәр җирдә батырлыкка урын бар" исемле кичә узды.

Сыйныф сәгатендә укучылар Мотросов, Космодемьянская кебек сугыш каһарманнары кылган батырлыклар турында хәтер яңарттылар, нәрсә ул батырлык дигән төшенчә турында фикер йөрттеләр. Кичәдә көрәш дөньясы өчен билгеле шәхес - Фәрит Корбановны та искә алынды. Чарада аның гаиләсе, дәвамчылары, мәктәп коллективы һәм укучылар катнашты.

Фидакарь хезмәт куйган атаклы көрәшчене, төшенкелеккә бирешмичә чит балаларны урам йогынтысыннан алып калып, әлеге спорт нечкәлекләренә бар көчен, җанын биреп төшендергән тренерны кичәдә катнашучы һәр кеше җылы сүзләр белән телгә алды.

Бүген арабызда булмаса да, аның эшен уллары - ышанычлы дәвамчылары күтәреп алган. Үзләре дә оста көрәшче буларак танылу яулаган Алгиз һәм Алмаз Корбановлар гимназиядә 20 бала шөгыльләнүче татар көрәше түгәрәген җитәклиләр.

Гимназия директоры Альберт Рахманов та үз чыгышында батырлык, тәвәккәллек, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатларны яшьтән үк тәрбияләргә кирәк дигән фикерне җиткерде. Аның урынбасары Диләрә Фәсһиева да тәрбия эшенең нигезендә батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәрен, тарихны онытмыйча яшьләргә үрнәк итеп күрсәтү ята, диде.

Батырлык ул - матурлык. Спорт белән мавыккан кеше һәрвакыт төз гәүдәле, сәламәт, димәк, матур, рухи яктан да көчле була. Корбановлар да чарада спортны, туган ягыңны яратырга, хезмәт сөяргә, тормыш сынауларына бирешмәскә өндәделәр. Кунаклар гимназистларны "Россия укучылары хәрәкәте" рәтенә кабул итүдә катнаштылар. Соңнан әңгәмә мәктәп музеенда, Фәрит Корбанов истәлегенә багышланган күргәзмә янында дәвам итте.

Энҗе ГАЛӘВЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урок мужества в гимназии города Азнакаево ФОТОРЕПОРТАЖ