Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ел спикерын билгеләде

Йорты нинди – хуҗасы шундый, дигән әйтем бар безнең халыкта.

Ел дәвамында районның социаль-иҗтимагый тормышы иминлеге сагында торган, райондашларны мөһим бурычлар, коронавирус вәзгыяте белән даими таныштырып барган, социаль челтәрләрдә халык белән туры эфирлар алып барып, аларның күпсанлы сорауларына җаваплар биргән район башлыгы Марсель Шәйдуллинны массакүләм мәгълүмат чаралары “Ел спикеры” дип билгеләде.

Йорты нинди – хуҗасы шундый, дигән әйтем бар безнең халыкта. Азнакай муниципаль районы башлыгы камытын киеп, җирлегебезне үстерү, яңартуга алынган Марсель Шәйдуллин да шушы 9 ел эчендә аның танымаслык итеп үзгәрүендә бөтен көч-тырышлыгын куйган җитәкче. Елдан-ел калкып торган яңа төзелешләрне аласыңмы, яңартылып торган иркен юлларны, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуда башкарылган эшләрне, медицина, мәдәният, социаль һәм башка өлкәләрдәге үзгәрешләрне ... – һәркайсы барчабызның да күз алдында булган куанычлы вакыйгалар. Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә республиканың социаль - икътисади үсешенә куйган менә шушы лаеклы хезмәтләре өчен район башлыгы Марсель Зөфәр улы Татарстан Республикасының дәүләт бүләге – "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел" медале белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев