Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Нәбиулла улы Мөхәммәдиевның чираттагы кабул итүендә ике дистәгә якын азнакайлы булды.
Шәхси гозерләр белән килүчеләр бу юлы да күпчелекне тәшкил итте. Берәүләр яшәеш белән бәйле катлаулы һәм кыйммәтле операцияләрне түләүдә ярдәмгә өметләнә, физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз тернәкләнү үтүдә, көнкүрештә туган хаҗәтләрдә булышуны сорый... Күпчелек мөрәҗәгатьләр ярдәм- кайгыртуга аеруча мохтаҗ сабыйлар белән бәйле.
Һәрвакыттагыча, депутатыбыз аларның барысын да йөрәге аша үткәреп, уңай хәл итте.
Уртак проблемалар белән килүчеләр дә канәгать булып киттеләр.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев