Ярминкәдә ит, яшелчә, сөт, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләре сатылачак.
Азнакайда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру дәвам итә. Аның чираттагысы 5 октябрьдә 9.00 сәгатьтә шәһәрнең Шифа сәүдә үзәге каршында һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында булачак. Анда ит, яшелчә-җимеш, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләре сатылачак. Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз! 0+
Нет комментариев