30 сентябрьдә “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
Әлеге чара кысаларында бу көнне сорауларга 8.30 – 9.30 сәгатьләрдә – Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллина; 9.30 – 10.30 сәгатьләрдә – ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Азнакай районында иҗтимагый ярдәмчесе Лилия Гафиева; 11.00 – 12.00 сәгатьләрдә – Азнакай нотариаль округы нотариусы Гөлнур Низамова; 13.00 – 14.00 сәгатьләрдә – БТИ җитәкчесе Фирүзә Шакирова; 14.00 – 15.00 сәгатьләрдә – ТР адвокатлар коллегиясенең район филиалы адвокаты җавап бирәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 7-01-92.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев