Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда роботлар ярышты

Азнакай шәһәре Балалар иҗаты үзәгендә робототехника буенча муниципаль ярышлар узды.

Анда шәһәрнең 4 нче, 5 нче, 8 нче, 9 нчы мәктәпләреннән, Җиңү бистәсе, Чалпы авылыннан һәм Балалар иҗаты үзәгеннән 47 укучы катнашты.

– Укучылар арасында робот техникасы түгәрәгенә әле йөри генә башлаганнар да, инде бу юнәлештә төрле бәйгеләрдә тәҗрибә туплаганнар да бар иде. Конструкторлар төренә карап, алар төрле категорияләрдә ярыштылар, – ди шәһәр Балалар иҗаты үзәге бүлек мөдире Рузилә Габдрахманова.

Үз категорияләре буенча район ярышларында Инзил Хәертдинов, Данис Газизов (8 нче мәктәп укучылары, команда җитәкчесе – Денис Вәлиев), Самат Нәҗметдинов, Алмаз Шәехов (5 нче мәктәп, команда җитәкчесе – Динарис Вәлиев), Әлфис Шиһаплв, Динияр Шәфыйгуллин (8 нче мәктәп, команда җитәкчесе – Денис Вәлиев), Айрат Мөхәммәдьяров, Арсений Вәлиев (5 нче мәктәп, команда җитәкчесе – Динарис Вәлиев).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев