Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда балалар өчен экодәрес үтте

“Гринта” җәягыяте, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге белән берлектә шәһәрнең 8 нче “Гнездышко” балалар бакчасында экологик дәрес үткәрде.

Сабыйлар өлкәннәрне үзләренең белемнәре белән таң калдырды: алар чүп-чарның көнкүреш калдыкларыннан нәрсә белән аерылуы хакында сөйләделәр, үзләренең экологик белемнәрен күрсәттеләр.

Кызлар һәм малайлар кунаклардан да бик күп яңалыклар белделәр. “Кайсы артык?” эстафетасында катнашып, алар калдыкларны аерым җыю күнекмәләрен ныгыттылар.

Кунаклар балаларга бүләкләр дә әзерләгәннәр иде.

– Мондый чаралар балаларның экологик культурасын формалаштырырга, димәк тирә-як мохиткә сак карашлы булган буын үстерергә ярдәм итә. Киләчәктә безнең экологиябез нинди булачак?                                          Бу турыда бүгеннән кайгырту мөһим, – ди «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рита Байтукалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев