Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 200 нче пар никахлашты

Яңа язылышкан парларны тантаналы төстә тәбрикләү – районыбызда яшәп килүче иң күркәм традицияләрнең берсе.

Бүген Розалия Гайсина белән Айназ Һадиев та 200 нче пар булып үз язмышларын бергә теркәде.

Яңа гаиләгә нигез салып, бергә булырга вәгъдә куешкан яшьләрнең шатлыгын якыннары, дуслары белән бергә район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин да уртаклашты.

- Иң ышанычлы урыныбыз – гаилә. Һәр җәмгыятьнең нигезен дә гаилә тәшкил итә. Гаиләләр тату, нык булса, җәмгыятебез дә нык булыр. Бүген бер-берегез өчен ничек җан атып торсагыз, киләчәктә дә үрнәк гаилә булып яшәргә язсын, - диде Айдар Хәлиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев