Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районының 1 Май авылында Бәрәңге фестивале үтте

1 Май авылында икенче икмәгебез саналган бәрәңгегә багышлап “Мистер бәрәңге” фестивале үтте.

– Чарада бәрәңге утырту, алу белән бәйле элекке йолалар искә алынды, авылдашлар бер-берсе белән бәрәңге сортларын да алмаштылар, – ди клуб директоры Гөлнара Габдрәкыйпова.  –  Авылдашларыбыз “Иң зур бәрәңге”, “Көзге могҗиза”, аш-су  бәйгеләрендә дә бик теләп катнаштылар.  Аннан кала, бәрәңге белән бәйле кызыклы очраклар да хәтердә яңартылды. Бәйрәмебезнең кунагы булган  язучы Марсель Гарипов үзенең иҗаты белән таныштырды. Авылыбыз ветераннар советы рәисе Гөлүсә Габдрахманова үзенең бала чактагы хатирәләре белән бүлеште.
Авылыбыз мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ялкын” ансамбле, апалы-энеле Мәрьям һәм Мөхәммәт Хәмзиннарның чыгышлары да фестивальгә ямь өстәде. “Иң зур бәрәңге” бәйгесендә Альбина Хәсәншина җиңүче дип танылды. Балалар арасында оештырылган “Көзге могҗиза” бәйгесендә дуслык җиңде. Хуҗабикәләр арасында да барысы да җиңүче булып танылды. Авылдашларыбыз Альбина Шәехова һәм Рузилә Газизуллина бәйгедә катнашучы һәркемгә бүләкләр дә әзерләгәннәр иде. Беренче генә тапкыр гына уздырылса да “Мистер бәрәңге” фестивале бик кызыклы һәм җанлы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев