Азнакайда Кара елга яр буеның икенче чиратын төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Бүген алар белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин да танышты.
Биредә балалар мәйданчыгы, велосипедлар өчен махсус трасса - памп-трек төзү эшләре инде ахырына якынлашып килә.
- Иң мөһиме - бу объектлар балалар өчен хәвеф чыганагы булмасын. Барысын да тиешле таләпләр нигезендә, җиренә җиткереп эшләргә кирәк, - диде район башлыгы.
Нет комментариев