Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яшьләре тапкырлыкта көч алышты

Азнакай яшьләре арасында “Кичтән акча, иртән ...” дигән темага КВН узды.

Ул коррупциягә каршы көрәш айлыгына багышланды.

Анда 5 команда катнашты. Алар “Сәләмләшү”, “Безгә ревизор килә” дигән өй эше” һәм “Разминка” номинацияләрендә тапкырлыкта һәм шаянлыкта көч сынаштылар.

Беренче урынны “Азнакайнефть” идарәсенең “Без шундый төрле” командасы яулады. Аграр яшьләрнең “Цок-Цок каблучок” командасы – икенче, мәдәният идарәсенең “Күчтәнәчләр” командасы өченче урынга лаек булды.

“Без шулай ук политехник техникум, мәгариф идарәсе комнадаларына да катнашулары һәм матур уеннары өчен рәхмәтле. КВН районыбыз яшьләрен берләштерә, тәрбия чарасы да булып тора. Һәр команданың ныклы әзерлеген, юморга байлыгын билгеләп узасы килә. Шундый четрекле теманы үзләренчә ача белделәр”, – ди яшьләр һәм туризм идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәйрүзә Садыйкова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев