Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алтын олау Азнакайдан дәүләт амбарларына китте

Ямь-яшел җәйнең үзгә бизәге булып арыш басулары гәрәбәдәй балкып утыра. "Өзегез, өз!" - дигәндәй, тук башкалар башларын җиргә игән. Табигать быел да игенчеләр алдына зур сынаулар куйды. Республикада беренче булып чәчүгә керешкән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, өзлексез яуган яңгырлардан соң ялтырап кояш чыгу белән, тагын беренчеләрдән дәррәү уракка төштеләр һәм шимбә...

Ямь-яшел җәйнең үзгә бизәге булып арыш басулары гәрәбәдәй балкып утыра. "Өзегез, өз!" - дигәндәй, тук башкалар башларын җиргә игән. Табигать быел да игенчеләр алдына зур сынаулар куйды. Республикада беренче булып чәчүгә керешкән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, өзлексез яуган яңгырлардан соң ялтырап кояш чыгу белән, тагын беренчеләрдән дәррәү уракка төштеләр һәм шимбә көнне Азнакайдан алтын олау дәүләт амбарларына юл алды.

Беренче суктырылган ашлыкны шулай тантаналы төстә озату - районыбызда күптәннән килә торган күркәм традиция ул. Бүгенге көндә районда 13 мең тоннага якын ашлык суктырылган, гектардан уртача 28 ц уңыш чыга. Бу республикада иң зур күрсәткечләрдән исәпләнә.

- Республика көненә, ягъни 30 августка ипиләрне җыеп алу - төп бурыч. Уңыш мул, әмма басудагысы түгел, абрадагысы гына гына икмәк санала. Шуңа күрә аяз көннәрнең һәр сәгате кадерле. Кыр эшләрен барлык халык белән башкарып чыгарга һәм матур итеп бәйрәм итәргә язсын, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Ул табыннарыбыз муллыгын кайгырткан авыл хезмәтчәннәренә тирән рәхмәтен белдерде.

Азнакай республикада иң зур мәйдан тота торган районнарның берсе. 112 мең га сөрүлек җиребез генә бар. Әлегә икмәкне Ютазы элеваторына ташыйбыз. Марсель Шәйдуллин үз элеваторыбызны булдырырга ниятләвен дә җиткерде.

Азнакай икмәк җитештерү буенча ике ел рәттән республикада беренче урынны алды.

- Быел да беренчелекне бирмәскә исәп. Бу исә барыбыздан да тора, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.

Икмәк - ул уртак байлыгыбыз, шуңа күрә урып-җыюда авыл интелегециясенең дә, ветераннарның да, шәһәр халкының да ярдәме сорала. Амбарларда ашлык чистартуда, салам һәм печән эксертләүдә, механизаторларга ашарга пешерүдә - берсендә дә эшче куллар артык түгеллеген ассызыклады җитәкчеләр.

Табигать бу атнада рәхим-шәфкатен салып, игенчеләргә аяз көннәр бүләк итә. Басуларда икмәк өчен чын-чынлап көрәш бара. Җәй башында һава торышы коры һәм артык эссе булуга карамастан, уңыш куандырырлык. Фәнүс Кәримов хуҗалыгында, мәсәлән гектардан 40 цетнер чыга, арыштан 44 центнерга кадәр алалар. Юкка гына иртә торган - уңган димиләр. Хуҗалык чәчүгә 16 апрельдә тотынган, үсемлекләрне тукландыруга да җитди игътибар бирелгән ( 4 млн сумлык ашлама кертелгән).

Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән Ирек Әхмәтов мондый яңгырлы елларның элек тә булуын әйтте.

- 74 нче, 86 нчы елларда сазлык урыннарга кереп булмау сәбәпле, урып-җыю ноябрь, декабрь айларына кадәр сузылды. Хәзер инде андый урыннар калмады диярлек, техника көчле, бары аяз көннәрне файдалана белергә генә кирәк. Мондый бәйрәм бары Азнакай районында гына үткәрелә һәм мин зур горурлык хисләре кичерәм, - ди ветеран.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин элеваторга ашлык илтүче шоферларга бүләкләр тапшырды. Урып-җыюның уңышлы барышы турыдан-туры аларга да бәйле бит. Район җитәкчеләренең яхшы теләкләренә Азат хәзрәтнең изге догасы кушылды. Шәһәребезнең Татарстан мәйданында, аләмнәр җилфердәтеп, алтын бөртекләр төягән уналты "КамАЗ" машинасы тынлы оркестр маршы астында ЮХИДИ хезмәткәрләре озатуында Ютазы элеваторына таба кузгалып китте.

Бу көнне "Чатыр-Тау" җәмгыяте халыкка бушлай хуш ис бөркеп торган кайнар икмәк таратты.

- Мин сугыш чорында туган, ачлыкны да, юклыкны да күреп үстем. Бүген тамагыбыз тук, тормышка сөенеп туймаслык. "Алтын олау" озату - бик матур бәйрәм, игенчеләребезгә уңышлар телим, - ди гомере буе нефть тармагында эшләгән ветеран Халисә Сәяхова.

Хәерле сәгатьтә! Алтын бөртекләргә әнә шундый күпереп пешкән калачлар булып, өстәлләребезгә әйләнеп кайтырга насыйп булсын!

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алтын олау Азнакайдан дәүләт амбарларына китте