Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәлеләр батыр якташларын данладылар

Актүбә бистәсендә хәрби операциядә батырларча һәлак булган Богдан Лесников истәлегенә багышлап хоккей ярышлары уздырылды

Чарада Богдан Лесниковның әти-әнисе Валерий Александрович һәм Ксения Маратовна, тормыш иптәше Эльза Равилевна да катнашты. Хоккей уеннарын ачып, район башлыгы урынбасары Роза Галеева, бистә
башлыгы Александр Севостьянов батыр ул тәрбияләгән Лесниковларга тагын бер кат рәхмәт сүзләрен әйтеп, спортчыларга уңышлар теләделәр. Уенчылар Богдан Лесниковны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Богданның әтисе үзе дә «Кристалл» командасының әйдәр уенчысы санала. Турнирда Актүбәнең «Кристалл» командасы беренчелекне бирмәде. Карабаш бистәсе егетләре — икенче, шәһәрнең «Викинг» командасы
уенчылары өченче булдылар. Командаларга медальләр, грамоталар, акчалата бүләкләр тапшырылды. Юлия Паняева, Актүбә бистәсе Ю. Гагарин исемендәге Мәдәният йорты директоры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев