Тумышы белән Бөгелмә районыннан булган 74 яшьлек Рита Журавлеваның Актүбә инвалидлар һәм картлар йортына килүенә ике булган.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул бер дә тик торуны яратмый, гел хәрәкәттә. Төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, илкүләм җиңүләр дә яулый.
– Бик матур, рәхәт яшибез. Төрле түгәрәкләр эшли, шунда йөрибез. Үзем китаплар укырга яратам. Бигрәк тә шигърит күңелемә якын, кайчак әле үзем дә кулга каләм алам, – ди ул.
Нет комментариев