Иң тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе булган Яңа ел якынлаша.
Урамнарда ялт-йолт төрле утлар яна, алар күптән матур итеп бизәлде, чыршылар, сыннар барлыкка килде.
Бүген Әгерҗе авылы дә Яңа елга әзерләнә. Авыл мәдәният йорты каршында боздан Кыш бабай ызбасын төзи башлаганнар.
– Балалар ызба эчендә Кыш бабайга үзләренең талантларын күрсәтә алачак. Алардан хатлар кабул итеп, бәйрәмдә хыялларын тормышка ашырырбыз дип торабыз, – ди Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов.
Мәнәвез авылында да бәйрәм рухы хөкем сөрә: мәдәният йорты каршына кардан Кыш бабай һәм Кар кызы сыннарын ясап куйганнар.
Нет комментариев