Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

9 декабрь – Ватан Геройлары көне

Геройлар көнен илнең яңа чор тарихында унөченче тапкыр билгеләп үтәбез.

Илебез бу көнне Россия Геройларын, шулай ук Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтли.

Безнең Азнакай районы да үзенең 4 Советлар Союзы, 1 Россия Геройлары, 8 Социалистик хезмәт Геройлары белән хаклы рәвештә горурлана. Бүген без фронтта – Җиңү өчен көрәштә, интернациональ бурычын үтүдә булсынмы, тыныч тормышта – фидакарь хезмәттә – кайда да үз-үзләрен аямый зур җиңүләргә омтылган каһарманнарыбыз алдында баш иябез, инде гүр иясе булганнарның якты истәлекләрен күңелләрдә яңартабыз.

Якташыбыз, Россия Герое Ильяс Дауди Мәскәү шәһәрендә яши. Соңгы вакытта ул үзенең иҗади уңышлары белән дә сөендерә, сокландыра. Ильяс Дилшат улының илебезнең лачын уллары – Геройлар хакында язмалары үзәк басмаларда дөнья күреп килә. Быел “В круге Кундузском” китабы нәшер ителде, аның буенча фильм да эшләнә. Бүген Мәскәүдә китапны тәкъдир итү һәм Геройның үзе белән очрашу чаралары уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев