Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

30 апрель – Янгын сагы хезмәткәрләре көне

​​​​​​​Хөрмәтле янгын сагы хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Янгын сагы хезмәткәрләре көне уңаеннан сезгә ихлас теләкләремне һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Сезнең хезмәт һәрвакыт иң куркыныч, әмма иң игелекле хезмәтләрнең берсе булды. Батыр һәм курку белмәс кешеләр, үзләренең сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, игелекле эшне намус белән башкарып чыга, кеше гомерләрен һәм матди байлыкны уттан саклап кала. Бәхетсезлек очрагы турында беренче сигнал керүгә зур осталык, фидакарьлек күрсәтеп, экстремаль шартларда дөрес юл таба белә.

Азнакай районында яшәүчеләр тыныч яши ала – алар югары квалификацияле белгечләр, теләсә-кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер булган чын һөнәриләрнең ышанычлы саклавында яши.

Көндәлек киеренке хезмәтегез һәм оперативлык күрсәтүегез өчен барлык янгын сагы хезмәткәрләренә, ирекле янгын сүндерүчеләргә, тармак ветераннарына зур рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, авыр хезмәтегездә уңышлар телим.

Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев