Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

21 февраль – Халыкара туган тел көне

Бу дата 1999 елда ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30 сессия утырышында кабул ителде.

Нәкъ менә 2000 елның 21 февраленнән бу көн билгеләнә башлый. Төп максаты – туган телне һәм мәдәни күптөрлелекне яклау.

Татар теле ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле, 14 телнең берсе булып санала. Дөньяда барлыгы җиде меңгә якын тел бар икәнен искә алсак, без телебез белән чын мәгънәдә горурлана алабыз, дигәнне аңлата!

Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.

Тукай, Җәлил, Алишлар аралашкан, иҗат иткән телдә белем алып, киләчәк буыннарны да ана телендә тәрбияләргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев