Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

12 апрель –Космонавтика көне

Мәскәү космостагыларны каршылады Инде күпме гомер узса да, саргаймаган, сыйфатын җуймаган бу кәгазь кисәге. Аны хуҗабикәсе вафатыннан соң ятимләнеп калгач, ниһаять сатылган өйдән күршеләребез табып биргән иде. Хуҗа кеше - "Советская Татария" газетасының алтмышынчы еллардагы үз хәбәрчесе - Кривоносов кулы белән бу листовканың артына шундый юллар язылган: "Бу минутларда Кызыл...

Мәскәү космостагыларны каршылады

Инде күпме гомер узса да, саргаймаган, сыйфатын җуймаган бу кәгазь кисәге. Аны хуҗабикәсе вафатыннан соң ятимләнеп калгач, ниһаять сатылган өйдән күршеләребез табып биргән иде. Хуҗа кеше - "Советская Татария" газетасының алтмышынчы еллардагы үз хәбәрчесе - Кривоносов кулы белән бу листовканың артына шундый юллар язылган: "Бу минутларда Кызыл Мәйданга үтүче космонавтларны каршылыйбыз. Аларның рәсемнәре төшерелгән кәгазьләрне урамда җыелган халыкка вертолеттан чәчеп киттеләр. Әнә, милиция машинасы узып бара. Аннан: "Хәзер биредән үтәчәк машиналарга чәчәк бәйләмнәре ыргытмаска!" - дигән кисәтү ясадылар. "Внуково" аэропорты ягыннан машиналар кәрваны күренде. Аларның берсендә Хрущев, икенчеләрендә космонавтларның якыннары, туганнары утырган. Урамдагы юл буйлап ике яктан да халык ташкыны агыла. Этеш, төртеш. Мин машиналарның берсендә Гагарин белән Титовны шәйләп калдым. Калганнарын инде кичен космонавтлар Валентина Терешкова белән Валерий Быковскийны каршылау тантанасын телевизордан караганда күрдем. Илебезнең барлык космонавтлары да җыелган иде. Бөтен җирдә шау-шу, шат авазлар, халыкта күтәренкелек, дәрт ташып тора, башкала тантана итә. Ни дисәң дә, космостан кайткан геройларын каршылый бит..."

Журналист, тәгаен, бу вакытта башкалада иҗат командировкасында булгандыр. Аның уч төбе кадәр генә листовкага каләм белән генә сырланган бу язмасының шулай ап-аермачык булып саклануы да үзе бер могҗиза.

Инде бүгенге көннәргә кайтып, сүз уңаеннан, космонавтлар көнкүрешенә кагылышлы берничә кызыклы сан-фактка гына тукталып китәсе килә. Космонавтларның туклану рационында барысы 150 төр, һәр ашаганда 4-5 төр азык кулланыла икән. Әйтик, иртәнге аш тавык итле йомырка тәбәсе, чикләвекле эремчек, шикәрле кофе, печеньедан тора. Рационга яшелчә, чикләвекләр күп кертелгән. Гадәттә, космонавт ризыгы диюгә, күз алдына сыгып чыгармалы савытлардагы азык килә. Әмма аларны хәзер бик сирәк кулланалар икән. Ризыкны күбесенчә киптереп, һавасы чыгарылган капчык-савытларга һәм калай банкаларга тутыралар. Аларның ашаганда җылытылмавы да аңлашыла, ни дисәң дә, галәм бит ...

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев