Шәһәребездә бүгенге көндә дежур учреждение буларак эшчәнлеген дәвам иткән “Сандугач” балалар бакчасында “Светофор – минем дустым” профилактик чарасы үтте.
Сабыйлар бу көнне юл хәрәкәте кагыйдәләре, светофорның төп сигналлары турында тагын да күбрәк белделәр.
Чара әлеге темага мультфильм карау белән төгәлләнде.
Альмира Сәгъдәтуллина,
“Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлек начальнигы
Нет комментариев