Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Такси шоферын үтергән азнакайлыларга суд карары чыгарылган 

Татарстан Республикасы Югары суды Бөгелмә шәһәрендә такси йөртүчене үтерү очрагы буенча ачылган эшкә хөкем карары чыгарды. 

2020 елның декабрендә булган әлеге вакыйга кемне генә тетрәндермәде икән? Тикшерү барышында ачыкланган мәгълүматларга караганда, барысы да 25 һәм 27 яшьлек ике егетнең спиртлы эчемлекләр куллануыннан башланып китә. Күңелсез була башлагач, алар такси белән Бөгелмә шәһәренә барырга уйлыйлар. Юл бәясен түләүдән баш тарткач, үзара низаг чыга. 27 яшьлек З. шоферның аркасына пычак кадый. Шофер ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче вафат була. 

Җинаятьчеләр машинадан әйберләр урлап, аңа ут төртеп китәләр. Үзләрен тапмаслар дип уйласалар да, хокук сакчылары аларның эзенә тиз төшә. 

Суд карары белән З. гомеренең – 23, А. 12 елын  каты режимдагы колониядә уздырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев