Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Мәсгут авылында яшәүчеләр юл-йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра

Юллардагы иминлекнең машина йөртүче генә түгел, җәяүлеләргә дә бәйле булганын һәркем бик яхшы аңлый.

Җәяүлеләр катнашында килеп чыккан юл-транспорт вакыйгаларының күпчелеге тәүлекнең караңгы чорына туры килә. Чөнки шоферга бу вакытта машина юлына чыккан кешене күреп калу авыррак. Кичке чорда, урамнарның яктыртылмаган урыннарында хәл тагын да катлаулана. Киемнәргә беркетелгән яктылык кайтаргыч элементлар исә җәяүлеләрне фаҗигадән саклый ала.

- Фарасының якын уты кабызылган машина йөртүче җәяүлене нибары 25- 50 метр ара калгач кына күреп ала. Ә инде киемендә яктылык кайтаргыч булса бу ара 200 метрга кадәр арта. Яктылык кайтаргыч элементлар куллану җәяүлене таптату ихтималын 65 процентка кадәр киметә. Мондый элементларны киемнең ачык күренә торган җиренә беркетергә кирәк, - ди хокук сакчылары. 

Районда барган “Җәяүле” акциясе кысаларында Мәсгут авылында да профилактика чаралары оештырылды. Авыл җирлеге башлыгы Динар Миңнеханов һәркемне юлда игътибарлы һәм сак булырга чакырып, аларга яктылык кайтаргыч элементлар бүләк итте. 

Тәүлекнең караңгы вакытында юлга чыгарга туры килсә, киемнәребезгә яктылык кайтаргычлар куярга онытмыйк. Моңа  вак-төяк дип карарга ярамый, чөнки аерым очракларда ул сезнең гомерегезне саклап калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев