Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Исерек хәлдә машина йөрткән азнакайлы җәзасын алды  

Азнакай районының, 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан 21 апрель көнне  Л.Талыйповка карата суд карары чыгарылган.

Шәһәрнең Гагарин урамында исерек хәлдәге Л.Талыйпов иминлек сагы хезмәткәренең медицина тикшерүе үтү таләбенә каршы килә. Шул рәвешле, ул РФ юл хәрәкәте кагыйдәсен боза.

Аңа карата закон нигезендә беркетмә языла. ДПС инспекторы закон таләпләрендә эш итә.

Суд процессында Л.Талыйпов үзе катнаша, аңа РФ КоАП һәм Конституция нигезендәге хокуклары яхшылап аңлатыла. Юл йөрү кагыйдәсен бозган шәһәрдәшебез үз гаебен тулысынча таный, үкенүен белдерә. РФ административ хокук бозулартурындагы Кодексының 12,26. Ч.1, 29,9, 29.10, 29.11 маддәләре нигезендә ул ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә һәм 30 мең сум штрафка тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев