Азнакайлыларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыралар
Июнь аенда районыбыз мәктәпләрендә җәйге ял һәм хезмәт лагерьлары эшли.
Аларны ачу уңаеннан шәһәр Балалар иҗаты үзәге каршында зур бәйрәм чарасы үтте. Шунда ук юллардагы иминлек хакында да искәртеп үттеләр.
Гимназия каршында эшләп килүче ЮИД отряды әгъзалары велосипедта йөрү кагыйдәләре турында аңлаттылар. Балалар иҗаты үзәге педагоглары укучылар өчен кызыклы викторина да әзерләгән иде. Катнашучыларга махсус буклетлар да бүләк иттеләр.
– Урамнарда велосипед һәм самокатларда хәрәкәт итүчеләр бик күп. Әмма хәвефсезлек турында да онытырга ярамый. Юлны аркылы чыкканда да алардан төшеп, велосипед яки самокатны этеп чыгарга кирәк, – ди “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлек начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев