Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда юл кырына чыгып очкан машина җәяүлене бәрдергән

Ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә юл кырында торган хатын-кыз каза күрә.

Бүген иртәнге якта шәһәрнең Шәйхетдинов-Нефтьчеләр урамнары киселешендә зур авария булды. Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Гагарин урамыннан Җәлил урамы юнәлеше буенча хәрәкәт иткән “Митсубиси” автомобиле шоферы Шәйхетдинов-Нефтьчеләр урамнары киселешендәге светофорның кызыл төсенә туктамый һәм яшел төскә кузгалырга өлгергән “Лада” машинасы белән бәрелешә. Көчле бәрелү нәтиҗәсендә, “Митсубиси” машинасы бу вакытта тротуарда торган 1983 елгы хатын-кызга килеп бәрелә. Тән җәрәхәте алган азнакайлы Әлмәт сырхауханәсенә җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев