"Юл хәрәкәте хәвефсезлеге" учреждениесенең Азнакай бүлеге җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина җирле ДОСААФ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә балалар арасында "Автосессия" - "Юл кагыйдәләрен белүчеләр" бәйгесен уздырды.
Анда 6 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Бәйгенең теория өлешендә алар компьютерда юл кагыйдәләре буенча имтихан тапшырдылар. Иң яхшы нәтиҗә күрсәткән Тимерхан Вахитов беренче урынга лаек булды. Ислам Фәттахов - икенчедә, Марат Тимкин - өченчедә. Аларның барысына да Альмира Сәгъдәтуллина бүләкләр тапшырды.
Нет комментариев